Карашәм авылында «Кунакта көз» бәйрәме узды
Кояшлы, матур һәм җылы көндә Карашәм авылында «Кунакта көз» дип исемләнгән матур бәйрәм уздырылды. Чара авыл халкын гына түгел, күрше авыллардан килгән кунакларны да берләштерде. Бәйрәм көзнең муллыгын, хезмәтнең кадерен һәм рәхмәт хисе белән үрелеп барды.